Сәмәкәй авыл китапханәсендә Салих Сәйдәшевның истәлегенә багышларган кичә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

15 декабрь көнне Сәмәкәй авыл китапханә мөдире Светлана Абзалетдинова Татар халкының Бөек композиторы  Салих Сәйдәшевның  истәлегенә  багышларган,  “Мәңге яшәр аның моңнары “ дип исемләнгән  әдәби- музыкаль  кичә уздырды.  Чарага Сәмәкәй урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм коллективы, шулай ук күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан апалар һәм район китапханәчеләре чакырылды.  Укучылар тарафыннан Әмирхан Еникиның  Салих Сәйдәшевка багышлап язылган “Гөләндәм туташ хәтирәсе” повестеннән өзек күрсәтелде, шигырьләр һәм җырлар башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International