Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге базасында мәктәп директорлары өчен семинар узды. Семинар эшчәнлегендә мәгариф идәрәсе башлыгы Рамиль Исаев катнашты. Семинарда балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыру методикалары белән таныштырылды, статистик мәгълүматлар бирелде,сенсор бүлмә эшчәнлеге яктыртылды, балалар блән эшләү программалары турында сөйләнде, видеороликлар күрсәтелде, ата-аналар өчен тупланган буклетлар таратылды, инвалидларга өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү алымнары җиткерелде.
*