Безнең Иске Гәрдәле авылы Чаллы шәһәренең куенына кереп урнашкан булса да, кечкенә авыллар исемлегенә кергәнлектән халык күпме үтенеп сораса да, авыл урамнарында яктылык җитәрлек түгел иде. Су мәсьәләсе дә гел алгы планга куелып, әледән әле җитди проблема булып тора иде.
Татар халык мәкалендәгечә “Сабыр иткән морадына җиткән” дигәндәй ниһаять авылыбызга ямь керде. Хәзер төнлә урамнарыбыз ялт итеп тирә-юньгә нур чәчеп тора, су мәсьәләсенә зур нокта куелды. Булгач булсын инде дигәндәй ООО “Гигант” җитәкчесе Риф Хәнифович Имамов (иске Гәрдәле авылы депутаты) элекке РайПО бинасын сатып алып, авыл халкына бүләк итте. Хәзер күп функцияле үзәк итеп үзгәртеп, корып, ремонт ясала башлады, түбәсе ябылды, янкорма төзелде.
Сүз уңаеннан Тукай район администрация башлыгы Вәсил Гарипович Хәҗиевка, ООО “Гигант” җитәкчесе Риф Хәнифович Имамовка, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Габделхаевич Фазылҗановка рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Яңа түбәле клубны котлап Яңа поселок үзешчән коллективы Ә. Еникиның “Әйтелмәгән вәсыять” исемле драмасы белән кунакка килде. Клубта инә төртерлек тә урын калмаган иде. Күрәсең бик сагынган булган халкым театр-концертларны. Ул көнге күнел ачу кичәсен артислар чыгышыннан соң таралышасы килмичә, концерт номерлары белән дәвам иттеләр. Рәхмәт сиңа халкым татар моңың, талантлы кешеләрең һәм кунакчыллыгың өчен. Рәхмәтләрнең зурысын Яңа поселогы урта мәктәп коллективына (директор Б.Г. Махмутов), узешчән коллективы артисларына җиткерәсе килә. Яңа елда гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдашыгыз булса иде, дигән теләктә калып авыл клубы мөдире Гүзәлия Попова.