Чәк чәк пешерү буенча мастер-класс та булып үтте

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
18 декабрь көнне Боерган авылының мәдәният йортында район мәдәният бүлеге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә чәкчәк бәйрәме оештырылды. «Милләтебез горурлыгы, табынның күрке – чәкчәк» исемле матур бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, шулай ук бик күп авылдашлар, Калмия авыл халкы, мәктәп укучылары да катнашты. 
Чәкчәк бәйрәмендә хатын-кызларыбыз үзләренең чигүле әйберләрен, бәйләмнәрен күрсәтте, хәтта чәкчәк пешерү буенча мастер-класс та булып үтте. Чара җыр-моң, биюләргә дә бик бай булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International