Юл һәлакәтләре кимеми

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә рейдлар үткәрәләр. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата264  административ беркетмә төзелде. Исерек килеш руль артына утырган 5 кеше тоткарланды, дәүләт номерлары укылмаган 51 машина туктатылды, куркынычсызлык каешын такмаган өчен 69 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган тәрәзәләр белән йөргән өчен 7 кешегә, штраф түләмәгән өчен 8 кеше, скоростҗ арттырган өчен 76 кешегә  карата беркетмә төзелде. 

Һәлакәтләрнең күпчелеге юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чыга. Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә бик игътибарлы булулары сорала. Аеруча кышкы бураннарда һәм бозлавыкларда кагыйдәләрдән читкә тайпылмау мәҗбүри, дип кисәтәләр ЮХИДИ инспекторлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International