Кышкы каникуллар алдыннан һәм яллар барышында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре автомобильдә балаларны алып бару кагыйдәләрен бозучыларны, җәяүле балаларга юл бирмәүчеләрне аерым игътибарга алалар. 22 декабрьдән 30ына кадәр һәр елдагыча «Бала – иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция үтә.