Узган атнада үткән рейдта

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә узган атнада үткән рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 77 административ беркетмә төзелде. Тәртип бозучыларның күпчелеге, ягъни  26сы – тизлекне раттыручылар, 11е – куркынычсызлык каешын такмаучылар. Машинасының дәүләт номерлары укылмаган 17 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган тәрәзәләр белән йөргән 7 кешегә штраф салынды, шулай ук 5 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен түләнмәгән штрафлары булган 12 бурычлының өенә чыктылар һәм кисәтү калдырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International