Әфганстанда 15 меңнән артык совет кешесенең гомере өзелде, 53753 кеше яраланды, контузия алды, гарипләнде, 10751 кеше инвалидка әйләнде. Бу сугыштан беркем дә сәламәт булып чыкмады. Тәнендә ярасы булмаганнарның җаннары җәрәхәтле. Ә күпме бала ятим калды, күпме аналар, хатын-кызлар якыннарын югалту хәсрәтен әле дә кичереп бетерә алмый!
1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр Әфганстан демократик республикасы территориясендәге гаскәрләрдә 620 мең кеше хәрби хезмәт узды. Егетләребез тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр: 200 меңнән артык кеше орден-медальләр белән бүләкләнде, 73 кешегә Советлар Союзы герое исеме бирелде.