Теләнче Тамак "Ак чәчәк" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә «Әти-әниләр белән көнкүрештәге куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү» дигән темага ата – аналар җыелышы үткәрелде.Җыелышта янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре Аглиуллин Г.Г. һәм Галимуллин М.М. кышкы яллар вакытында янгыннан сак булу, аны кисәтү турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә искә төшереп үтелде. Бигрәк тә балаларны куркынычсызлык каешыннан башка юлга алып чыгарга ярамаганлыгы кисәтелде.