Минималь хезмәт хакы күләмен турында

2014 елның 26 декабре, җомга
Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 1нче гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 5965 сумга кадәр күтәрде.
Шулай итеп, 2014 ел белән чагыштырганда (ул вакытта минималь хезмәт хакы 5554 сум иде), минималь хезмәт хакы күләме 411 сумга артачак. Минималь хезмәт хакы күләме – закон нигезендә билгеләнгән минимум, ул хезмәт хакын тәртипкә салу, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр күләмен билгеләр өчен кулланыла. Минималь хезмәт хакы күләме шулай ук салымнар, төрле акча җыюлар һәм штрафларны билгеләү өчен дә кирәк.
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International