25 декабрь көнне Кувады авыл китапханәчесе Лилия Сафина Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, драматург, күренекле прозаик, фольклорчы, тәнкыйтьче, публицист Нәкый Исәнбәтнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Уч тулы талант» исемле әдәби кичә уздырды. Чарада мәктәп яшендәче балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, мәзәкләрен театральләштереп күрсәттеләр. Күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Фәимә апа Вилданова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Әлеге чарада башка авыл китапханәчеләре дә катнашты.