Рафаэль Хаматовка берьюлы ике бүләк тапшырылды

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә «Биклән» җитештерү кооперативы рәисе Рафаэль Хаматовка берьюлы ике бүләк – «Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре туктатылуга 25 ел тулу уңаеннан юбилей медале» һәм ТР Икътисад министрлыгы үткәргән «Алтын йөзлек» ягъни ел эшмәкәре-2014 бәйгесе җиңүчесе дипломы тапшырылды. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Рафаэль Габделхай улының кулын кысып: «Мондый егетләр районга бик кирәк», – дип җитәкчегә эшендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International