2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан мәктәпләрдә уку елының башыннан ук Батырлык дәресләре үткәрелеп килә. Чираттагысы Әфганстан сугышына багышланган иде.
Районыбызның Иске Абдул авылында эшләп килүче “Гиндукуш” иҗтимагый-патриотик музее турында бик күпләр белә. 25 нче декабрьдә шушы искиткеч бай музейда без дә булдык. Батырлык дәресен безгә Гарипова Р.Р. тирән эчтәлекле итеп үткәрде.
Иске Абдул мәдәният йортына барып җитүгә, безне ачык йөз белән әлеге музей хезмәткәре Резедә Рәвис кызы каршы алды. Карлы, җиңелчә буранлы көн булуга карамастан, музей каршында ясалган һәйкәл тирәсе чип-чиста итеп көрәлгән; Яңа ел мохитен тудырып, кардан кыш бабай һәм кар кызы да ясап куелган иде. Укучыларның игътибарын иң элек ерактан үк күренеп торучы танк җәлеп итте. Чып-чын хәрби техниканы күргәч, малайларның күзләре янды. Алар аны бик игътибар белән күзәттеләр.
Музей берничә залдан тора. Резедә Рәвис кызы Әфганстан сугышы, ул сугышта районыбыздан катнашкан солдатлар турында таныштырды. Укучылар һәр залда яңа мәгълүмат алдылар. Музей экспонатлары һәрдаим тулыландырып торыла, моның өчен музейда эшләүчеләр кая гына бармыйлар (хәтта Мәскәүдән алып кайтканнары да бар!) Аерым игътибарны Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә җәлеп итте. Шулай ук малайларның күбесе хәрби коралларны бик кызыксынып карадылар.
Сүз белән сөйләп бетергесез бу экскурсия безгә бик ошады! Балаларга патриотик тәрбия бирүдә музей зур роль уйный. Авыл җирлегендә эшләп килүче “Гиндукуш” иҗтимагый-патриотик музеен оештыручыларга, аның тынгысыз хезмәткәрләренә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Сүз уңаеннан, безне алып баруда транспорт белән тәэмин иткән Биклән авыл җирлеге башлыгы М.Ш.Сахбеевка бик зур рәхмәт!
Якупова Л.Х., татар теле укытучысы