Камиллага һәм аның тренерына район башлыгы Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

13-16 декабрьдә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге үткәрелде. Анда 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Спортчылар безнең илдән генә түгел, ә Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Армения, хәтта Вьетнам, Индиядән килгәннәре дә бар иде. Райондашыбыз – Круглое Поле кызы Камилла Елисеева Дөнья чемпионатында катнашып, I урынга лаек булды.  

Дүшәмбе көнне үткәрелгән атналык киңәшмәдә Камиллага һәм аның тренерына район башлыгы Васил Хаҗиевның Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International