Түбән Суык-Су мәктәбендә укучыларга кышкы каникул алдыннан гомуми линейкада янгын,техника куркынычсызлыгы, юл-йөрү, үз-үзеңне тоту, тимераякта, чана,чаңгыда шуу кагыйдәләре аңлатылды. Беренче яртыеллыкта уку, җәмәгать эшләрендә, мәктәп, район, республика бәйгеләрендә актив катнашкан укучыларга мактау кәгазьләре, кыш бабай бүләкләре тапшырылды.