Муниципаль бюджет учреждениесе "«Гиндукуш» Иҗтимагый-патриотик музее" үзенә Түбән-Суыксу, Теләнче-Тамак, Биклян мәктәбе укучылары.укытучыларын кабул итте. Укучыларга музей турында күп мәгълумат бирелде,алар туган як, Тукай районы турында, районның батырлары турында белешмәләр алдылар, батырлык төшенчәсен тагында тирәнрәк аңладылар. Бу музейга шундый әһәмият бирүче,туган як серләрен өйрәнүче укучыларга музей җитәкчесе зур рәхмәт белдерә, аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлый