"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе котлый

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

      Кадерле дусларым, хезмәттәшләрем! Сезне ихлас күңелемнән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә Яңа ел бәхет китерсен, шатлык-бәхет, сәламәтлек юлдаш булсын, йөзләрегез һәрчак елмаеп торсын, эшләребез уң булсын, гомер юлларыбыз тик шатлыклы минутлардан гына торсын. Илебездә тынычлык булып, халкыбызның матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен, әхлагын балаларыбызга җиткереп, әдәпле-итагатьле итеп үстерә алсак иде. Халкыбызның йөзек кашы, сабыр, зәвыкьле, мәдәниятле булып гомер кичерсәк иде.
 
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Резедә Рәвисовна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International