Фельдшер-акушер Мөнирә Бәхтегәрәева олуг юбилеен билгеләп үтте.

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Биклән кызы, фельдшер-акушер Мөнирә Бәхтегәрәй кызы Бәхтегәрәева олуг юбилеен билгеләп үтте. Мул ризыклы табын янында ветеранның яшьлек еллары, сугышчан юллары – Карпат тауларын, Польша, Украина җирләрен фашистлардан азат иткәндәге мизгелләр искә алынды. Сугыш кырыннан яралыларны алып чыгу, меңнәрчә яралыларны дәвалап сафка бастыру кебек игелекле эшләре кешеләр күңелендә якты истәлек булып калгандыр.
 
Юбилярны район хакимияте һәм шәхсән үзе исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чын күңелдән котлап, чәчәк бәйләме, махсус бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев һәм башкалар хөрмәтле ветеранга исәнлек-саулык, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар, җәмәгать тормышында электәгечә актив булуын теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International