Таулык авылы халкы Яна ел каршылады

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
Таулык авылы халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем, сабыр холкы, бер-берсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды. Бәйрәм җыр-биюләр, котлаулар, хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел, әкият геройлары чыгышлары бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Авылыбыз халкы рәхәтләнеп ял итте, уеннарда, җыр-биюләрдә  олысы да, кечесе дә актив катнашты, һәркем Кыш бабайга үз һөнәрен күрсәтеп калырга ашыкты, урамда пешеп торган  кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйланды. Ә соңыннан  быелгы  Кәҗә елы авылыбызның һәр кешесенә, һәр гаиләгә сөенеч-куанычларга бай тыныч көннәр, сәламәтлек кенә алып килсен дигән теләкләр белән бәйрәм салюты яңгырады, дип хәбәр итте Таулык авылыннан Энҗе Гыймазетдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International