Азгамов Миннегарәй бабай һәм Фатима әби гаилә корып яшәүләренә 65 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә

3 январь көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Яңа Мусабай авылында яшәүче хезмәт һәм сугыш ветераны Азгамов Миннегарәй бабай һәм Азгамова Фатима әби гаилә корып яшәүләренә 65 еллык юбилейларын  билгеләп үттеләр. Аларны котларга ЗАГС бүлеге башлыгы Мустафина Э.Р. Һәм  Түбән Суык-Су авыл җирле башлыгы Сайфетдинов  Наис Миргасимович килделәр. “Ак бабайны” һәм “Ак әби” котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

 Азгамовлар гаиләсе бугенге көндә тигез булып, кече уллары һәм килене тәрбиясендә гомер кичерәләр. Бу тырыш гаилә озак еллар колхозда умартачы булып эшләгән.  Гаиләдә 5 бала тәрбияләнеп үскән. Хәзерге көндә 11 оныклары һәм 11 оныкчыклары бар.

                                                                                                    

Глава Нижнесуыксинского

сельского поселения                                                   Н.М.Сайфутдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International