26 декабрь көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә «Яңа ел белән дуслар!» исеме астында «Рухият» ветераннар клубы белән кичә үтте.
Кичәнең беренче өлеше «Рухият» ветераннар клубының 2014 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Клуб советын яңарту, чараларны тагында кызыклырак үткәрү турында мәсьәләләр каралды. 2015 елга план белән танышып, өстәмәләр кертелде.
Икенче өлеше, чәй өстәле артында, җыр, бию, уеннар белән үтте. Кыш бабай кереп котлап, бүләкләр, өләште. Кичә эчтәлекле үтте.