25 декабрь көнне Мусабай Завод авылында Бөек жиңунең 70 еллыгы уңаеннан, «Башлангыч сыйныф укучыларының мәдәни көндәлеге» буенча, укучылар белән Һәйкәл янында очрашу булды. Китапханәче Флүзә Тахавиева укучыларга Бөек Ватан сугышы турында, авылдан китеп сугышта Һәлак булган авылдашлар турында сөйләде. Кызыксындырган сорауларга жавап бирде. Укучылар үзләре дә сугышта үлеп калган бабалары турында сәйләделәр. Чара бик эчтәлекле үтте.