Мусабай – Завод китапханэсендэ кызыклы очрашу

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнвар көнне Мусабай – Завод авыл китапханәсендә “Юл кагыйдәләрен бозмагыз” дигән тема астында эчтәлекле, кызыклы чара үтте. Чара башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитэкчесе Гилязова Резедә катнашында үтте. Юл йөрү кагыйдәләрен, плакатлар ярдәмендә Флүзә Тәхәвиева таныштырды. Укучылар арасында тест үткәрелде. “Сорау – миннән, җавап сездән” рәвешендә, сорауларга җавап бирделәр. Плакатлар ярдәмендә “Юл билгеләре” белән таныштык. “Ярый – ярамый” уены үткәрелде. “Табышмаклар” әйтелде.

Чараның максаты: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, игътибарлыкларын арттыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International