Яңа Бүләк авылы китапханәсендә 9 гыйнварда балалар өчен “Җитезләр, көчлеләр, кыюлар” дип аталган спорт уеннары үтте. Балалар “Көчлеләр “ һәм “Җитезләр” дигән командаларга бүленеп, ярышларда көчләрен сынаштылар. “ Кем җитезрәк?”, “Каршылаклар аша йөгерү”, кыршаулар һәм туплар белән уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Шулай ук логик фикер йөртүгә булган уеннар да җанлы барды.
Чара ахырында очколар буенча “Җитезләр” командасы җиңүче дип билгеләнде. Барлык балаларга да татлы призлар тапшырылды.