5 гыйнвар көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә китапханәче балалар өчен “Исән-имин йөрим дисәң, бел син юл кагыйдәсен!”, дип аталган чара уздырды. Чарада 12 бала катнашты. Китапханәче Зөлфия Мингалиева балаларны рәсемнәр ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, юл билгеләренең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар темага карата табышмакларны чиштеләр, проблемалы сорауларга җаваплар таптылар, рәсемнәр ярдәмендә юл билгеләрен төркемнәргә бүлделәр. Шулай ук “Сорау миннән, җавап сездән”, “Нәрсә артык?”, “Кем белә?” кебек уеннар да бик җанлы узды. Юл хәрәкәте иминлегенә карата төзелгән тест биремнәрен чишеп,балалар үзләренең белемнәренә бәя бирделәр. Чара юл кагыйдәләренә багышланган шигырьләр белән үрелеп барды.
Соңыннан чараның җиңүчесен билгеләдек. Иң күп балл җыеп, Сахапов Рияз җиңүче дип табылды. Чарада катнашкан һәр балага баллы призлар тапшырылды.