6 гыйнвар көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә балалар өчен “Китаплар иленә сәяхәт” дип аталган чара үтте. Чарада 11бала катнашты. Китапханәче балаларга китапларның язылу тарихын, рәсемнәр ярдәмендә борынгы китапларның ничек басылуын аңлатты. Балалар кулъязма һәм басма китапларның бер берсеннән ничек аерылуын сөйләделәр. Чарада шигырь, әкият , хикәяләрдән торган китаплар, аларның авторлары белән дә таныштылар.
Шулай ук “Ахырын бел” уеннында китаплар турындагы мәкальләрнең азагын искә төшерделәр. “Без кайсы әсәрдән?” дигән уенда әкият геройларының исемнәрен, балалар өчен язылган
әсәрләрнең авторларын белделәр, әсәрләрне дәвам иттеләр.
Чара ахырында балалар китапхәнәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.