14 гыйнварда Борды авыл клубында авыл җыелышы булып узды. Җыенга Бордыбаш, Җәйләү, Борды авыл халкы зал тутырып җыелды. Алар авыл җирлеге башлыгы Абдульманова Роза Николаевнаның 2014 ел дәвамында эшләгән эшләр турында сөйләгәнең бик бирелеп тыңладылар. Халыкның эшчән ,тырыш , барлык чараларда да бик теләп катнашуларын,бердәм яшәвен чагылдырган иде Роза Николаевнаның чыгышы,шулай ук ул үзенең чыгышында халык фикерен, аларны борчыган проблемаларнын да тулы итеп чагылдырган.
Район хәрби комиссариаты башлыгы урынбасары ,уллары солдат хезмәтендә булган аналарга рәхмәт хатлары,шулай ук бүләкләр тапшыруы җыенга тагын да матур юнәлеш бирде. Район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы тарафыннан Маслова Иринага рәхмәт хаты тапшыруда үзенчәлекле булды, олимпиадада урынннан алган балаларның ата-аналары, шулай ук аларны әзерләгән укытучы Левашова Е. П. да рәхмәт хатына лаек булдылар.
Район башлыгы Вәсил Хаҗиев , җыенны йомгаклап, ил, республика, районыбызның көннән-көн үзгәрешләр кичерә баруын, кешеләрнең һәр яңалыктан хәбәрдар булып, актив, тырыш хезмәт куеп, зур максатларга ирешергә омтылып яшәү ләрен әйтеп узды һәм шулай ук халыкны балаларга дөрес тәрбия бирү өлкәсендә үзләненән зур өлеш кертергә,тәрбия мәсәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Җыенда район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре ,идарәсе башлыклары катнашты.
Җыелыш алдынннан “Тәңкәләр” вокаль ансамбле чыгыш ясады, ярминкә дә бик мулдан иде:бәрәңге, төре куяннар, сөт товарлары, каклаган казлар,азык-телек ....