Шилнәбаш авыл җирлегендә халык җыелышы үтте.

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
 Шилнәбаш  авыл җирлегендә халык җыелышы үтте. Авыл   башлыгы  Гончарова О.А.  халыкны  очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. Җыелышның көн тәртибен буенча  отчет доклады тыңланды,авыл халкына тырыш хезмәтләре һәм  ата-аналарга улларын лаеклы итеп тәрбияләүләре өчен мактау кәгазьләре тапшырылды. Авыл башлыгы 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды,2015 елга план-программа, бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Л.Х.Әхмәтова    район күләмендә барган программалар, узган елда үтәлгән чаралар, 2015 елга билгеләнгән эшләр хакында сөйләде, авыл  җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде,халыктан ишетелгән сорауларга җавап бирде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International