Круглое Поле поселокның ихтирамлы кешесе Толчева Нина олуг юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Тыл ветераны ,Круглое Поле поселокның  ихтирамлы кешесе Толчева Нина Константиновна  олуг юбилеен билгеләп үтте. Тәмле чайләр белән сыйлый-сыйлый   ветеран үзенең истәлекләре белән бүлеште.   
Юбилярны район хакимияте һәм шәхсән үзе исеменнән Люция Әхмәтлова чын күңелдән котлап, чәчәк бәйләме, махсус бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Җирлек башлыгы Низамиева Эльмира Робертовна  һәм башкалар хөрмәтле ветеранга исәнлек-саулык, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International