Мәләкәс авыл җирлегендә халык җыелышы үтте

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Мәләкәс авыл җирлегендә халык җыелышы үтте. Авыл   башлыгы  Мифодеев М. В.   халыкны  очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды. Җыелышның көн тәртибен буенча  отчет доклады тыңланды,авыл халкына тырыш хезмәтләре һәм  ата-аналарга улларын лаеклы итеп тәрбияләүләре өчен мактау кәгазьләре тапшырылды. Авыл башлыгы 2014 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды,2015 елга план-программа, бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Очрашуда катнашкан район башлыгы В.Г. Хаҗиев   район күләмендә барган программалар, узган елда үтәлгән чаралар, 2015 елга билгеләнгән эшләр хакында сөйләде, авыл  җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде,халыктан ишетелгән сорауларга җавап бирде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International