Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннарында уртага салып сөйләшенә торган төп темалар – авылларны төзекләндерү, юллар ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык эшчәнлеге .Иштирәк авыл җирлегендә булган җыелыш та нәкъ шундый юнәлеш алды. Гадәт буенча анда муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Васим улы Асылгәрәев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.Узган елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илдус улы Закиров чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирелде,бүләкләүләр булды, 2015 елга бурычлар кабул ителде.