Биклән авыл җирлегендә 22 гыйнвар көнне авыл җыелышы узды. Җыелыш башланыр алдынннан җыелган халык бик матур концерт программасы карады. рт карады.
Авыл җирлеге башлыгы уздырылган чараларда актив катнашканнары өчен авылдашларына рәхмәт белдерде, спорт өлкәсендә уңышлар казанган укучыларга җылы эчтәлектәге рәхмәт сүзләре җиткерде ,аларга бүләкләр тапшырды, шулай ук Хәрби комиссариат башлыгы урынбасары уллары армия сафларында булган әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Сахбеев Мансур Шакирҗан улы планлаштырылган эшләргә, төзекләндерү, юллар ремонтлау, авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту буенча ниләр эшләнәчәгенә аерым тукталды.
Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, җыелучылар алдында чыгыш ясаганда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, төзекләндерү, ремонтлау һәм төрле программаларда катнашу буенча җирлекнең әйбәт эшләвен билгеләп үтте. Җыелышта катнашучыларны социаль-икътисадый үсеш буенча районда башкарылган эш белән таныштырды, укучыларның уңышларын күрсәткән өчен авыл җирлеге башлыгына рәхмәт сүзе җиткерде. Бөек Җиңүгә әзерлек эшләре алып баруга үзенең тәгъдимнәрен җиткерде
Җыелыш азагында бикләнлеләр район оешмалары җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сорауларга җапаплар бирелде, кайберләре контрольгә алынды