Патриотик хисләр тәрбияләү"Тормыш юлында"

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

 Княз мәктәбендә Ленинград  блокадасы   (камалыш) эзелүгә 71 ел булу уңаннан  батырлык дәресе уздырдылар.Максаты: презентация ярдәмендә укусыларга    да 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотк хисләр тәрбияләү.

Сугышның 79 нчы көнендә ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән.

Шәһәр өчен авыр көннәр башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калагн була. Ләкин алда-29 ай, 900 көн… менә шулар турында  сөйләшү алып барылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International