Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.
Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар.1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 гыйнварда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 – 15 километр араны тәшкил итә.
Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә.
Тарихи җиңү
Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн
буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр.
Петр Беренченең җиңүгә керткән өлеше
Кронштадт (шәһәр эчендә зур булмаган утрау), Санкт-Петербург кебек үк, 1703 елда төзелә башлый. Хәрби кораблар туктар өчен махсус урыннар, ремонт остаханәләре төзелә. Урамнарда ком һәм сазлык булу сәбәпле, Петр Беренче әмере белән Уралдан, ат олауларына төяп, корыч түмәрләр китерәләр, эретеп, юлларга җәяләр. Блокада вакытында шуларны кубарып, снаряд ясарга файдаланалар.
Камалыштан җиңеп чыгуга – 71 ел
Бу – блокадачылар, шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, бөтен Рәсәй һәм элек СССР составына кергән республикалар халкы бәйрәме.