"Просвещение" нәшрияты алдына тиз арада 400 төрле электрон дәреслек формалары әзерләү, аларны тикшерү һәм табылган кимчелекләрне бетерү бурычы куелган иде. Электрон дәреслек аңлаешлы һәм файдаланылышта гади булсын өчен барысы да эшләнгән. Мисалга, нәшрият чыгарган электрон дәреслекеләрнең җиңеләйтелгән (база) версиясе өч төп платформада (Android, iOS и Windows Phone) эшли һәм планшетка 30 секунд эчендә урнаштырылырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге дәреслекләр мәктәпләрдәге интерактив такталарда эшләү өчен дә күчерелә ала.
Россия мәгариф академиясенә теләсә кайсы 415 дәреслекне урнаштыру мөмкинлегенә ия булган махсус кушымталы планшетлар тапшырылды. Электрон дәреслекләр педагогик һәм иҗтимагый экспертиза аша үткәннән соң, белгеч нәтиҗәсе белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-методик советына биреләчәк, дип яза “Российская газета”.