Сәмәкәй мәктәбе үзенең элеккеге укучыларын каршы алды.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Сәмәкәй  мәктәбе  үзенең элеккеге укучыларын каршы алды. Сагитова Ләйсән Рахимовна башлыгында студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Анда Фаррахова А.Р., Зарипов А.И., Габдрахманов А.А., Ханипов Р.Р. чакырылган иде. Алар бик кызыклы, эчтәлекле, файдалы итеп укучыларга үзләренең укулары, уку вакытында килеп чыккан авырлыклар хакында сөйләп бирделәр. Мәктәптә алган һәр белемнең кирәкле икәнен, уку йортларында аларның ярдәме тиюен бик яхшы аңлаттылар. Укучыларга да, укытучыларга да бу очрашу бик ошады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International