Мәләкәс мәктәбендә Освенцим концентрацион лагерен азат итүнең 70 еллыгына багышланган чара-класс сәгатьләре узды.
Национал-социализм куркынычлары хакында берничек тә онытырга ярамый. Әлеге хатирәләрне, иң беренче чиратта, яшь буын вәкилләренә тапшырырга кирәк,
Освенцим 1945 елның 27 гыйнварында маршал Иван Конев җитәкчелегендәге Беренче Украина фронты солдатлары тарафыннан азат ителгән. Солдатлар арасында Советлар Союзының төрле милләт вәкилләре булган. Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннары көне билгеләп үтелә. Аны 2015 елның 1 ноябрендә БМО Генераль ассамблеясы гамәлгә керткән. Освенцимда 1,5 миллионнан алып 2,2 миллионга кадәр кеше һәлак булган дип санала.