"Дуслык" мәдәният үзәгендә "Мине кочакла: җылылык бүләк ит" дигән акция узды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

 21 гыйнвар   -Бөтендөнья кочаклашу көне уңаеннан "Дуслык" мәдәният үзәгендә "Мине кочакла:  җылылык бүләк ит" дигән акция узды.Ул дөньяда булган иң үзенчәлекле,кызыклы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне якыннарыңны гына түгел, хәтта сиңа таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга мөмкин.Әлеге бәйрәм узган гасырның 70 нче елларында Европаның көнбатыш илләренең берсендә барлыкка килә. Күпләрнең ул күңеленә хуш килә һәм тиз арада дөньякүләм таралу ала. Алай гына да түгел,ул  кочаклашу буенча куелган рекордлары белән тарих битләренә дә үтеп керә. 

Кемдер кочаклашырга ярата, ә кемдер моны үз итеп бетерми, әллә ояламы?.Табиблар әйтүенчә , кешегә үзен яхшы хис итәр өчен көненә аз дигәндә 7-8 тапкыр кочаклашырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International