Күзкәй авыл китапханәсендә язучылар белән очрашу узды.

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

29 январь 2015 ел, Күзкәй авыл китапханә мөдире Шайхнурова Тәнзилә А. оештыруында «Талантлы син, Кеше туганым!» исемендә, шәһәребездә яшәп  иҗат итүче язучылар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда язучы Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Рахман Шәфигуллин, Рушания Гыйләҗева, үзешчән язучылардан Зифа Кадыйрова, Зимфира Исламова, мәктәп укучылары катнашты. «Талантлы син, Кеше туганым!», «Укучылар тәкъдим итә» исемендәге күргәзмәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International