Кувады авыл китапханәчесендә

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Кувады авыл  китапханәчесе Лилия Сафина "Мизгел" балалар шөгыль ​клубы белән "Әкияттэ-кунакта" дип исемләнгән чара уздырды. Балалар китапханәче артыннан  тылсымлы сузләрне кабатлап "серле" тупны тәгәрәтә-тәгәрәтә, тылсымлы тартма  янына барып җиттеләр. Ул тартма эченнән "Шалкан" экиятенең геройларын чыгарып китапханәче аларга курчак театры курсәтте. Балалар тыңлап утырганнан соң сорауларга җавап биреп, куллар һәм бармаклар белән уйнап, шалкан экиятенең геройларын тасвирлап курсәттеләр. Соңыннан балаларга китаплар тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International