31 январь көнне, Иске Абдул мәдәният йортында, сәнгать җитәкчесе Ситдикова Кәүсәрия тарафыннан оештырылган "Китап тәме күңелдә" дип исемләнгән күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән җылы очрашу үтте. Чара барышында автор образларның прототиплары, әсәрләрнең язылу тарихлары турында сөйләде. Очрашуда мәктәп укучылары, авылыбызның китап сөючеләре, авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Сафина, китапханә, район китапханәләр челтәре җитәкчелеге, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шундый эчтәлекле әсәрләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.Шулай ук Яр Чаллы да яшәп иҗат итүче Зәбир Хәлимовның үзенең шигырьләрен укуы, кулъяулык турында җыр башкарулары аерым төсмер бирде.
Соңыннан, язучы "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеенда булып, патриотик тәрбия бирүдә башкарган хезмәтебез өчен, район тарихын барлауга, аны яшь буынга тапшырудагы тырышлыгыбыз өчен олы рәхмәтен җиткерде.
--
Резеда Якупова