2015 елның икенче кварталында даруга бәяләр артырга мөмкин. Барысына да финанс кризисы сәбәпче.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин әйтүенчә, республиканың мондый хәлдә беренче тапкыр гына калу түгел инде. Мисал өчен, 2008 елгы финанс кризисын гына искә алырга кирәк. Шуңа да, төшенкелеккә бирелергә ярамый.
- Төзелгән килешүләр буенча, финанс кризисын сәбәп итеп, дарулар белән тәэмин итүчеләр эштән баш тартмый, - ди Адель Вафин. - Әлеге килешүләр буенча дарулар гыйнварның икенче яртысында китерелергә тиеш. Мартка кадәр Татарстан хастаханәләрендә даруга кытлык булмаячак. Бу мәсьәләдә проблема туу ихтималы бар. Без төрле юллар өстендә эш алып барабыз. Тиз арада чаралар күрү өчен мөмкинлекләр буласына ышанабыз.
"Таттехмедфарм" берләшмәсе запаста медикаментлар бар, дип белдерә. Тәэмин итүчеләр белән килешүләр әлегә бүгенге бәяләр белән төзелгән.
- Яңа килешүләр, мөгаен, яңа бәяләр белән төзелер, - ди Адель Вафин. - Бәяләр даруларның яңа партиясе кайткач артыр. Карарбыз. Ләкин Татарстанда даруга дефицит булмаячак.