Пенсия фонды идарәсе урынга чыгып мобиль клиент хезмәте күрсәтә башлады

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
30 гыйнвардан Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге урынга чыгып мобиль клиент хезмәте күрсәтә башлады. 

Күчеп йөри торган мондый мобиль хезмәтләр авылларда яшәүчеләргә уңайлылыклар тудыру максатыннан оештырыла. Өлкән яшьтәгеләрнең кайберләренә шәһәргә килү үзе проблема: сәламәтлегең булмау өстенә, транспорт табу, аңа түләү мәсьәләсе килеп баса. Ә күчеп йөри торган мобиль офислар пенсионерны үз авылында кабул итә. Кирәк икән, пенсия фонды хезмәткәре әби яки бабайның өенә дә килә. Мәгълүматлар базасы кул астында булган белгеч өлкәннәрне кызыксындыручы барлык сорауларга урында җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International