Рөстәм Миңнеханов: “Кулланучылар кооперациясе системасына әйләнеп кайту – тормыш агымында туган ихтыяҗ”

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
    Казанда Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми җыелышы узды. Кулланучылар җәмгыятьләренең 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары   һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов хисап тотты. “Узган елда Татарстан Кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз) советы һәм идарәсе куллану кооперациясен үстерү, район кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгырту буенча эшчәнлеген дәвам иттерде”, – дип башлады ул сүзен.

Мәхмүт Фәттахов әйтүенчә, республика җитәкчелеге тарафыннан ел дәвамында кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенә җитди игътибар юнәлдерелгән. Терлекчелек продукциясен әзерләү һәм технологик җиһаз сатып алуга субсидияләтә ярдәм күрсәтелгән, ярминкәләр уздыру өчен тотылган чыгымнарның бер өлеше кайтарылган. Аз халыклы торак пунктларга барып сату өчен, 100 автокибет бүлеп бирелгән, аларның 83е инде сатып алынган.

Башкарма хакимиятнең җирле органнары төзегән график буенча, кулланучылар кооперациясе көче белән, стационар сәүдә челтәре булмаган барлык торак пунктларга йөреп чыгу гамәлгә ашырылган. Алар тарафыннан авыл халкына 21 миллион сумлык кирәк-яраклар сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International