26 январь көнне балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү максаты белән оештырылган "Тамчы-шоу" дип исемлэнгэн интеллектуаль уенда безнең мәктәп укучылары катнашты. Уенның темасы “Таулар” дип билгеләнгән иде. Бәйгедә укучылар үзләрен сынатмадылар,үзләрен бары яхшы яктан күрсәтеп, бик күп мактауларга лаек булдылар. Бик яхшы кәеф һәм матур бүләкләр белән кайттылар. Җитәкчеләре: Калимуллина С.Р. Катнашучы укучылар: Вильданова Камилә(6 сыйныф), Нурлин Данил, Нуртдинов Дамир (7 сыйныф)