9 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый. Әлеге дата Халыкара гражданлык авиациясе Конвенциясе кабул ителүгә 50 ел тулу уңаеннан рәсмиләштерелә. Күпъеллык тарихы булган оешма халыкара гражданлык авиациясе нормалары үтәлешен, аларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Россиядә гражданлык авиациясе беренче тапкыр совет чорларында барлыкка килә. 1923 елда Мәскәүдә беренче тапкыр 420 км озынлыктагы Мәскәү- Түбән Новгород һава юлы ачыла.
Бүген гражданлык авиациясе илнең һәм республиканың икътисади үсешендә зур роль уйный. Безнең авиация предприятиеләренә пассажирларны йөртү һәм йөкләрне ташу буенча социаль җаваплылык йөкләнә. 

Тармакның төп бурычы үзгәрешсез кала – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International