Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте.

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
7 февраль көнне  Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте. Уенда Түбән Суыксу, Бәтке, Биклән, Күзкәй, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләре командалары катнашты. Хоккейчылар арасыннан иң көчле команда дип түбәнсуыксулылар табылды. Икенче урын Иске Абдул, өченче урын Биклән яшьләренә бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International