9 нчы февральдә 6-7 нче сыйныф укучылары “Ярыш “ җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә бардылар. Алар монда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары белән таныштылар. Берләшмә җитәкчесе Шәйхаттаров Р.Р. балаларны авыл-хуҗалыгында эшкә калырга өндәде.”Сез - авылның киләчәге. Тормыш итү өчен авылда барлык шартлар да тудырылган. Авыл кешесе гомер-гомергә тырыш, булдыклы булган. Тырышып укыгыз, белемле булыгыз”, - диде.ул.