" Бөек Җиңүнең Җитмеш чагылышы " дигән фотопроекты старт ала

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстанда "Бердәм Россия"партиясе  " Бөек  Җиңүнең Җитмеш чагылышы "  дигән  фотопроектына старт бирә. Фотохудожник Фәрит Губаев  Татарстанның һәрбер районында булачак, андагы сугышчы-геройларны гаиләләре белән фотога төшерәчәк.Шул фотолардан күргәзмә оештырылачак, каталог төзеләчәк ,анда 70 портрет булачак. Соңыннан бу  күргәзмә ветераннар яшәгән  Татарстан шәһәрләре һәм авылларында да оештыру күз алдында тотыла.Бу проект  "Кадерле безнең ветераннарыбыз" циклы   кысаларында башкарыла 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International