“Мәгариф. Карьера” дип аталган 15нче махсус күргәзмәнең ачылу тантанасы узды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

11 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” дип аталган 15нче махсус күргәзмәнең ачылу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, “Татарстан Республикасы һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Валерий Герасимов һәм “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лев Семёнов катнашты. Районннан бу тантанада Түбән Суыксу һәм Калмаш мәктәбе укучылары  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International